news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР халкына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы рәсми кушымтасын йөкләргә киңәш ителә

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасында оператив рәвештә мөһим мәгълүмат, шул исәптән пилотсыз очкыч һәм ракета һөҗүмнәре куркынычын игълан итү турында хәбәрләр килә.

Моннан тыш, кушымта аша ашыгыч хезмәтләр белән элемтәгә керергә, шулай ук көнкүрештә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча бик күп файдалы мәгълүмат алырга мөмкин.

Кушымта тулысынча бушлай. Аны RuStore, шулай ук Google Play һәм App Store аша йөкләп алырга мөмкин. Куркыныч янау турында вакытында хәбәр алу өчен белдерүләр килүне ачып куярга кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot