news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан «Хәләл» комитеты һәм Мәскәү экспорт үзәге хезмәттәшлек турында килеште

Татарстан «Хәләл» комитеты һәм Мәскәү экспорт үзәге хезмәттәшлек турында килеште
Фото: ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитеты матбугат хезмәте

Мәскәүдә узучы «Алтын көз» XXVIII Россия агросәнәгать күргәзмәсендә Мәскәү экспорт үзәге һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитеты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Бу хакта комитетның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Меморандумны Мәскәү экспорт үзәге директоры Виталий Степанов һәм комитет рәисе Габбас хәзрәт Шляпошников имзалады.

Документ Мәскәү экспорт үзәге ярдәмен алучы һәм үз продукциясен чит ил базарларына чыгарга әзерләүче компанияләрнең Татарстан комитетында «Хәләл» халыкара стандартларына туры килү сертификациясен 15 процентка кадәр ташлама белән узу мөмкинлеген күздә тота.

Килешү башкала җитештерүчеләренә «Хәләл» стандарты буенча комитет сертификаты танылган Якын Көнчыгыш, Көньяк-Көнчыгыш Азия һәм башка регионнар базарларына чыгу өчен өстәмә мөмкинлекләр ача.

Сертификатны Испания, Согуд Гарәбстаны, Индонезия, Көньяк Африка Республикасы, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Кытай, Нигерия, Япония, Таиланд, Катар, Күвәйт, Иордания, Бәхрәйн, Малайзия, Белоруссия, Казахстан, Оман һәм Кыргызстан кебек илләр таный.

news_right_1
news_right_2
news_bot