news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР вузлары РФ төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез өчен квоталар бүлеп бирде

Талантлы яшьләрне ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм ТР вузлары ректорлары белән берлектә укырга керергә чакыра

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан югары уку йортлары Россия Федерациясе төбәкләрендә яшәүче талантлы татар яшьләрен укырга кабул итәр квоталар бүлеп бирде.

Талантлы яшьләрне ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм ТР вузлары ректорлары белән берлектә укырга керергә чакыра. Укырга кабул итү Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча башкарыла. Ә кайбер белгечлекләргә өстәмә рәвештә имтиханнар да тапшырырга кирәк булачак.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайт хәбәрләренә караганда, быел Казан дәүләт медицина университеты, Казан финанс-икътисад институты һәм Казан дәүләт университетының икътисад, юридик факультетлары максатчан урыннар бүлеп бирми.

Максатчан кабул итү буенча заявкаларны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына агымдагы елның 20 июненә кадәр бирергә кирәк. Татарстан вузларына укырга керергә теләүчеләр квоталар бүлеп бирүче вузларның тулы исемлеге белән http://mon.tatar.ru/rus/index.htm/news/33624.htm адресы буенча урнашкан биттә таныша ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot