Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР вице-премьеры дәрәҗәле халыкара конференциядә чыгыш ясады
ТР вице-премьеры дәрәҗәле халыкара конференциядә чыгыш ясады
(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Узган атна ахырында Мәскәүдә “Россиянең социаль-икътисади үсеше: яңа чикләр” исемле конференция булды. РФ Президенты каршындагы Халык хуҗалыгы академиясенә багышланган конференциядә катнашучылар алдында Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов чыгыш ясады.
Конференция эшендә Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Дмитрий Медведев, Ирландия Премьер-министры Гаррет Майкл Фитжеральд, РФ вице-премьеры – финанслар министры Алексей Кудрин, Финляндия Премьер-министры Эско Ахо, Әрмәнстан Премьер-министры Грант Багратян, РФ Хисап палатасы рәисе Сергей Степашин һәм башкалар катнашты.
Форумда күп мәсьәләләр турында фикер алышынды, шул исәптән коммерцияле булмаган оешмалар һәм секторара хезмәттәшлеккә кагылышлы дәүләт сәясәте, Россиядә салым системасы үсеше перспективалары, акча-кредит сәясәте, торак һәм ипотека базарлары, Алмания һәм Россиядә сәламәтлек саклау һәм белем бирүдәге реформалар турындагы мәсьәләләр дә. Конференцияне РФ Халык хуҗалыгы академиясе оештырган. Чара кысаларында “Социаль-икътисади үсеш перспективалары һәм милли проектлар” темасына пленар утырышы үтте. Шулай ук төрледән-төрле секцияләр эше оештырылган иде, шул исәптән сәламәтлек саклау, торак һәм ипотека базары, мәгариф, белем бирү белән идарә итү, методларда һәм технологияләр проблемаларын багышланганнар да.
ТР беренче вице-премьеры темасы – “Татарстан үрнәгендә Россиядә инновацияләр үсешенең өстенлекле юнәлешләре”. Борис Павлов, аерым алганда, Россия һәм РФ субъектларында икътисадның өстенлекле тармаклары үсеше финанс үсеш институтлары хисабына башкарылачак, дип билгеләп үтте. Беренче чиратта, бу - Россия Инвестиция фонды. Бүгенге көндә РФ Икътисади үсеш һәм сәүдә министрлыгында гомуми күләме 2,3 триллион сум булган 60 проект тикшерелә. Хөкүмәт комиссиясе РФ Инвестиция фонды тарафыннан гамәлгә ашыру өчен 12 проектны хупланган. Өч проект, шул исәптән “Түбән Камада нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы” буенча инвестиция килешүләре имзаланган инде. Икътисад үсешенә башка финанс үсеш институтлары да сизелерлек йогынты ясаячак, шул исәптән “Внешэкономбанк” базасындагы Россия үсеш банкы дәүләт корпорациясе, “Россия венчур компаниясе” ААҖ, “Ипотекалы торак кредиты агентлыгы” ААҖ, “Россия авыл хуҗалыгы банкы” ААҖ, “Росагролизинг” ААҖ һәм башкалар. Доклад белән чыгыш ясаучы инновация эшчәнлеген активлаштыру максатларында финанс булмаган механизмнар, шул исәптән махсус икътисади зоналар, технопарклар, сәнәгать пакрлары, “бизнес-инкубаторлар”, технологияләр трасферы үзәкләре, субконтрактация үзәкләре, дизайн үсеше үзәкләре, энергия-ресурсларны саклау үзәкләре интенсив рәвештә үстереләчәк.
Борис Павлов игътибарны кадрлар потенциалы проблемасына да җәлеп итте. Барлык финанс институтларын үстерүнең төп факторы булып югары квалификацияле кадрлар әзерләү торганлыктан, әлеге факторны төрле программа һәм проектларда көчәйтергә кирәк, дип билгеләп үтте ул. ТР беренче вице-премьеры “2001-2006 елларга Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеше” федераль максатчан программасы нәтиҗәләре турында сөйләде, ул республиканың икътисады һәм социаль өлкәсендә озак вакытларга сузылган уңай тенденцияләр формалаштыруга ярдәм иткән. Хәзерге вакытта Татарстанда 2010 елга кадәр вакытка республиканың социаль-икътисади үсеше программасы уңышлы гамәлгә ашырыла, аның максаты – төбәк икътисадының дөнья базарында көндәшлеккә сәләтле булуына ирешү, дөнья хезмәт бүленешендә һәм югары технологияле тауарлар җитештерүдә үз урынын яулар алу, ТРда гражданнар тормышының югары дәрәҗәсенә ирешү. Татарстан Хөкүмәте республиканың инновация буенча лидерлар рәтендә күрсәтү курсы алынган. Әлеге юнәлештә алга китү өчен югары инновация потенциалларына ия булган бөтендөньяга танылган көнбатыш компанияләре белән тышкы сәүдә элемтәләре үстерелә.
Борис Павлов, үз чыгышына нәтиҗәләр чыгарып, республика алга куйган максатларына ирешсен өчен эчке һәм тышкы инвесторлар өчен дә әйбәт инвестиция климаты булдыру таләп ителә дип билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз