news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты махсус операция зонасына автомобиль тапшырды

Бүген Казанда ТР Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты штабында (Латыш укчылары урамы, 27) махсус хәрби операция зонасына Lada Niva автомобилен тапшыру тантанасы булды.

Автомобильне аноним хәйрияче сатып алган һәм тапшырган. Машинаны махсус хәрби операция зонасына хәрби хәрәкәтләр ветераны, КаZкад кушаматлы ТР Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты киңәшчесе илтәчәк.

Фото: Фото: Татарстан Республикасы Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты штабы Телеграм-каналы

Татарстан Республикасы Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты җитәкчесе Ангелина Галимова Донецк юнәлешендәге бер хәрби бүлекчәнең командиры үтенеченә (ул автомобиль сораган булган) колак салган.

Ул билгеләп үткәнчә, автомобиль белән бергә Казанның изге Гурий исемендәге православие гимназиясе укучылары һәм «Росток» православие балалар бакчасы тарафыннан җыелган акчага сатып алынган футболкалар да җибәрелгән.

«Әлеге очрак - бердәмлек көченең тагын бер дәлиле. Әгәр алгы сызыктагы командирның үтенечен хәйрияче хуплап каршы ала, ә безнең команда аны тайпылышсыз үти икән, моннан чын нәтиҗә туа. Уртак җиңү көнен якынайта торган нәтиҗә», - дип искәртте Галимова.

news_right_1
news_right_2
news_bot