news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР вәкиле Россия халыкларының туган телләрен саклау фонды попечительлек советына керәчәк

2018 елның октябрендә Владимир Путин Россия халыкларының туган телләрен саклау һәм өйрәнү фонды булдыру турында боерык имзалады.

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). РФ Дәүләт Думасы милләтләр эшләре комитеты рәисе Илдар Гыйльметдинов РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән булдырылган Россия халыкларының туган телләрен саклау һәм өйрәнү фонды попечительлек советына керәчәк.

Бу хакта бүген Россия Президентының Эчке сәясәт идарәсе департаменты җитәкчесе Татьяна Вагина Казанда Татарстан Президенты каршындагы Милләтара һәм конфессияра мөнәсәбәтләр советы утырышында әйтте.

«Хәзер оештыру эше бара, устав, органнар һәм эш юнәлешләре формалаштырыла. Илдар Гыйльметдинов бу фондның попечительлек советы составына керәчәк. Россия халыклары ассамблеясе шулай ук анда тәкъдим ителәчәк», – диде Татьяна Вагина.

2018 елның октябрендә Россия Президенты Владимир Путин Россия халыкларының туган телләрен саклау һәм өйрәнү фонды булдыру турында боерык имзалады, дип искәртте ул. Документта Россия халыкларының туган телләре РФ дәүләтенең милли байлыгы һәм тарихи-мәдәни мирасы булып танылган.

«Киләсе елда Россиядә төп халыкларның Халыкара телләр елы кысаларында чаралар үткәреләчәк. Фонд эшчәнлеген дә исәпкә алып, өстәмә игътибар урынлы булачак», – диде Россия Президентының Эчке сәясәт идарәсе департаменты җитәкчесе.

news_right_1
news_right_2
news_bot