Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Үзәк сайлау комиссиясе сайлаучылар саны турындагы мәгълүматны төгәлләштерде
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе республика территориясендә теркәлгән сайлаучылар саны турында белешмәләрне төгәлләштерде, дип хәбәр иттеләр ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Макстагы рәсми каналында.
2026 елның 1 июленә Татарстанда 2 923 997 сайлаучы теркәлгән.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев билгеләп үткәнчә, сайлаучылар саны турындагы мәгълүмат сайлауларга әзерлек эшенең нигезендә ята. Аның сүзләренә караганда, әлеге белешмәләр ярдәмендә сайлау округларының схемалары формалаша, бюллетеньнәр саны билгеләнә һәм технологик җиһазлар бүленә. Ул ассызыклаганча, төгәл мәгълүмат – закон нигезендә ачык һәм легитим сайлауларны сыйфатлы әзерләүнең мәҗбүри шарты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз