news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Татарстан Рәисен сайлауның ачык булачагын вәгъдә итте

Татарстан Рәисен сайлау 2025 елның 14 сентябрендә узачак. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев белдергәнчә, сайлау системасының эше инде башланган.

«Без яңа сайлау кампаниясенә аяк басабыз һәм безнең өчен шунысы мөһим - республикадагы һәр сайлаучы үз тавышының зур әһәмияткә ия икәнен белсен иде. Сайлау системасының эше башланды инде, без сайлауны әзерләү һәм уздыруның барлык этапларында да ачыклык, үтә күренмәлелек һәм законлылыкны тәэмин итәргә әзер», – дип искәртте Андрей Кондратьев.

Сайлау датасын билгеләү турындагы карар ТР Дәүләт Советы утырышында бертавыштан кабул ителде.

Бердәм тавыш бирү көнендә Татарстанда шулай ук җирле үзидарә органнарының - 7,5 меңнән артык, Дәүләт Советының бер депутатын сайлаячаклар.

Искәртеп үтәбез, Россиянең атказанган табибы Фоат Әхмәтҗанов «Ел табибы – Ак чәчәкләр 2025» премиясе тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка сәламәтлек саклау өлкәсенә карата игътибары өчен рәхмәт әйтте һәм ул булачак сайлауда катнашыр дигән ышаныч белдерде. Аның сүзләрен зал алкышларга күмде.

Социаль хезмәткәрләр көнендә Рөстәм Миңнеханов «Восхождение» тернәкләндерү үзәгендә булды һәм «Ватанны саклаучылар» фонды координаторлары белән очрашты. Очрашу барышында анда катнашучыларның берсе Миңнехановны «Татарстанның төп яклаучысы» дип атады һәм шулай ук аның сайлауда катнашуына өмет белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot