news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Үзәк сайлау комиссиясе: «ИнформУИК» проекты 20 августтан 15 сентябрьгә кадәр барачак

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау алдыннан мәгълүмати кампаниянең төп элементларыннан берсе булачак «ИнформУИК» проектын үткәрү срокларын билгеләде.

20 августтан 15 сентябрьгә кадәр участок сайлау комиссияләре әгъзалары Казан һәм Яр Чаллыда яшәүчеләрне өйдән-өйгә йөреп чыгачаклар. 2026 елда проект республиканың шушы ике шәһәрендә генә гамәлгә ашырылачак.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев билгеләп үткәнчә, «ИнформУИК» сайлаучыларга мәгълүмат бирү коралы буларак үзенең нәтиҗәлелеген исбатлаган.

Аның сүзләренчә, шәхси аралашу халыкка сайлаулар турында дөрес мәгълүмат алырга, кызыксындырган сорауларны бирергә, сайлау системасының заманча сервислары турында белергә һәм тавыш бирүдә катнашуны уңайлырак итәргә мөмкинлек бирә.

Проектны гамәлгә ашыруда 10 территориаль һәм 609 участок сайлау комиссиясе катнашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot