Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Андрей Кондратьев өч көнлек сайлаулар форматының уңайлы булуын аңлатты
Быел Президент сайлауларының үзенчәлеге булып өч көнлек тавыш бирү тора. Нәкъ менә шушы форматның уңайлы булуы турында «Татмедиа»да Россия Президентын сайлауларның бердәм мәгълүмат үзәгендә ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сөйләде, дип яза «Татар-информ».
«Без Россия Президентын сайлауларны тәэмин итү буенча бу өч көндә эшне актив режимда уздырырбыз дип өметләнәм. Үзенчәлекләренә килсәк, без бу сайлау кампаниясен беренче тапкыр өч көнлек форматта үткәрәбез. Өч көнлек формат инде аңлатма таләп итми, бу уңайлы», - дип белдерде спикер.
Ул өч көнлек форматның уңайлылыгын сайлаучылар раслый, дип искәртте. Шулай да, өч көн — сайлау комиссиясе әгъзалары өчен өстәмә физик-эмоциональ стресс.
«Безнең сайлаучылар өчен җайлы булу һәм тавыш бирү уңайлылыгы — махсус хәрби операция барган очракта өстенлекле адым булып тора. Безнең геройлар Ватанны саклый», - дип билгеләп үтте ул.
Кондратьев фикеренчә, быелгы сайлауларның тагын бер үзенчәлеге - дустанә булмаган илләр башлаган икътисади һәм мәгълүмати сугыш. 2024 елда сайлауларга кадәр өч ай элек кенә дә Үзәк сайлау комиссиясе серверларына 12 млн хакер һөҗүме ясалган.
«Мондый шартларда сайлаулар үткәрелгәне булмады. Әмма алар закон буенча, вакытында үткәреләчәк», - дип нәтиҗә ясады ТР Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы.
15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады, шулай ук хастаханәләрдә һәм шифаханәләрдә, тикшерү изоляторларында (СИЗОда), вокзалда һәм аэропортта 45 вакытлыча сайлау участогы ачылды.
Татарстанда яшәүче 3 миллионга якын кеше сайлау хокукына ия. Алар 15, 16 һәм 17 мартта 8дән 20.00 сәгатькә кадәр тавыш бирә ала.
Сайлауларны үткәрүне сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә.
- Россия Федерациясендә сигезенче тапкыр Президент сайлау 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауларга дүрт кандидат: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак) кертелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз