news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
ТР урман хуҗалыклары «Гаврош» приютында тәрбияләнүчеләргә агач үсентеләре бүләк итте
«Балалар бу агачларны карап үстереп, үзләрен яратканны, кайгыртканны аңлап, тормышларында ныклы ышаныч тоячак», - диде ТР Президентының Социаль мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Т.Ларионова
Скопировать ссылку
(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендә «Агач эшкәртү» һәм «Интермебель» дип аталган күргәзмәләр ачылды. Әлеге күргәзмәләрдә катнашучы республика урман хуҗалыклары хәйрия акциясе кысаларында Казандагы «Гаврош» приютында тәрбияләнүчеләргә нарат, чыршы, миләш үсентеләре бүләк итте.
Ачылышта катнашкан ТР Президентының Социаль мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова бу нисбәттән урманчыларга: «Бүгенге көндә балалар белән бәйле проблемаларга битараф булмаган барлык кешеләргә зур рәхмәт. Һәрвакыт аерым игътибарга һәм аеруча ярдәмгә мохтаҗ балалар бар. Сез бүген бу игътибарны «Гаврош» приюты балаларына күрсәтәсез», - дип белдерде.
Татьяна Ларионова «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәге җитәкчелегенә рәхмәт белдереп, хәйрия акцияләрен оештыруның матур традициягә әйләнүен билгеләп үтте, алга таба аның дәвам итүен теләде. «Һәрбер кеше үз гомерендә агач утыртып үстерергә тиеш», - дип, ул ата-ана назыннан мәхрүм калган балаларга үсентеләр бүләк итүнең изгелек кылу икәнлеген ассызыклап үтте. «Балалар бу агачларны карап үстереп, үзләрен яратканны, кайгыртканны аңлап, тормышларында ныклы ышаныч тоячак», - диде Т.Ларионова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot