news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Урман хуҗалыгында - яңа министр

Ул вазифаны Арча районының элеккеге хакимият башлыгы Алмас Нәзиров биләде

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген көндез ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы коллективына яңа җитәкче тәкъдим ителде. Ул вазифаны әлегә кадәр ТРның Арча муниципаль районы белән идарә иткән Алмас Нәзиров биләде. 

2010 елдан бирле министрлык белән җитәкчелек иткән Наил Мәһдиев, башка эш урынына күчү сәбәпле, бу вазифадан киткән.

"Иң мөһиме, мондый үзгәрешләр һәр кешегә үзләрен яңа урында күрсәтү мөмкинлеген бирә", - дип билгеләп үтте Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков сәламләү чыгышында. Хөкүмәт башлыгы ТР Урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә яңа министрны тәкъдим итте. Ул Наил Мәһдиевкә ТР Президенты, Хөкүмәте һәм парламенты исеменнән министр вазифасындагы эшчәнлеге өчен рәхмәт җиткерде, ул идарә иткән чорда министрлыкның югары күрсәткечләргә ирешүен белдерде. Аерым алганда, 2013 елда Татарстан урманнар утырту буенча РФ ның иң яхшы субъекты дип табылды. 

"Зур күләмле инвестицияләр, структур үзгәрешләр, дәүләт структурасы кысаларында сәнәгый кластер булдыру. Бу бик яхшы мисал. Боларның барысы да зур инвестицион компанияләр белән партнерлыкта барды", - дип мактады Халиков элеккеге министрның эшен.  ТР Премьер-министры 2013 елгы Универсиаданы үткәрүдә, Казанның тарихи үзәген яңартуда булышкан, мәктәп яшеннән үк кадрлар әзерләгән өчен аерым рәхмәт әйтте.

Үз чиратында, Наил Мәһдиев бүгенге көндә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының яхшы хәлдә булуын ассызыклады. "Урман хуҗалыгы министрлыгы алга баруын дәвам итсен өчен, кулдан килгәннең барын да эшләгез", - дигән теләкләрен җиткерде ул элеккеге хезмәттәшләренә. Илдар Халиков яңа урман хуҗалыгы министрына министр портфеле һәм ТР Хөкүмәте әгъзасы значогы тапшырды.

Үзенең сәламләү чыгышында Алмас Нәзиров бүген үзе өчен истәлекле көн булуын билгеләп үтте. "Мин, 13 еллык тәнәфестән соң, янә урман дөньясына әйләнеп кайтам. Урман - минем тормыш, язмыш, һөнәрем. Мин 26 ел гомеремне Татарстан урман хуҗалыгына хезмәт итүгә багышладым", - диде ул. 

Яңа урман хуҗалыгы министры, Наил Мәһдиев туплаган яхшы команда ярдәмендә, урманнарны саклап калу һәм алардан рациональ файдалану бурычына ирешеләчәк, дип ышандырды.

Белешмә.  Алмас Әмин улы Нәзиров 1956 елның 29 февралендә Татар АССРның Арча районы Сеҗе авылында туган. 1981 елда "урман хуҗалыгы инженеры" белгечлеге буенча Мари политехник институтын тәмамлаган. 2004 елда Мәскәү дәүләт икътисад, статистика һәм информатика университетын ("банк эше"), 2006 елда Идарә һәм хокук институтын ("юриспруденция") тәмамлаган.

Хезмәт эшчәнлеге:

1971-75 еллар -  Лубян урман техникумы укучысы, ТАССРның Кукмара  районы Лубян эшче бистәсе;

1975-78 еллар - ТАССР Урман хуҗалыгы министрлыгының Идел буе урман хуҗалыгының Ключище урманчылыгында урман әзерләү буенча мастер;

1978-85 еллар. - ТАССРның Саба районы Лесхоз бистәсе Татупрлесхозның Саба урман хуҗалыгы Сабабаш урманчылыгының урман әзерләү мастеры;

985-88 еллар - ТАССРның Саба районы Лесхоз бистәсе Саба урман хуҗалыгы Үзәк урман пунктының өлкән мастеры;

1988-89 еллар  - ТАССРның Саба районы Лесхоз бистәсе Саба урман хуҗалыгы баш инженеры;

1989-2001 еллар - ТР Арча районы Лесхоз бистәсе ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Арча урман хуҗалыгы директоры;

2001 елдан Арча муниципаль районына җитәкчелек итте.        

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100