news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары итеп Рәис Гомәров билгеләнде

Элек бу вазифаны Рамил Мәхмүтов биләгән иде, август башында ул отставкага киткән

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). ТР урман хуҗалыгы министрының яңа урынбасары  билгеләнде. ТР Министрлар Кабинетының 2014 елның 11 ноябрендә кабул ителгән 858нче карары нигезендә, Рәис Гомәров министр урынбасары булган.

Элек бу вазифаны Рамил Мәхмүтов биләгән иде, август башында ук, сәламәтлеге начарлану сәбәпле, отставкага киткән.

Белешмә өчен. Рәис Гомәров 1966 елда туган. Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. 2006 елда Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнгән. 2007-2011 елларда "Вамин" ААҖ генераль директоры урынбасары һәм генераль директоры вазифаларын биләгән. ТР Арбитраж суды карары буенча вазифасыннан читләштерелгән. Әлегә кадәр Казан дәүләт аграр университеты ректоры ярдәмчесе булып эшләгән.  

news_right_1
news_right_2
news_bot