Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР урман хуҗалыгы министры Лубян урман-техник колледжында булды
Колледжның педагогик коллективы һәм студентлар белән чрашуда 2015 елга урман хуҗалыгы үсеше перспективалары, кадрлар мәсьәләсе турында сүз барды
(Казан, 14 гыйнвар, “Татар-информ”). ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров Лубян урман-техник колледжы студентлары һәм мөгаллимнәре белән очрашты. Министр үзенең беренче урынбасары Харис Мусин һәм Лубян урман-техник колледжы директоры Афанасий Данилов белән бергә уку йорты аудиторияләрендә һәм лабораторияләрендә булды, 90 еллык тарихка ия булган музей экспонатлары белән танышты.
Очрашуда башта колледжның элекке директоры Мулланур Гобәйдуллинны искә алдылар. Аннан соң 2015 елга урман хуҗалыгы үсеше перспективалары, уку йорты укытучылары коллективы алдында торган кадрлар мәсьәләсе хакында сүз барды. Министр Бөек Җиңүнең 70 еллыгы җитүе турында искәртеп, төп бурычыбыз – авыр сугыш еллары турындагы хакыйкатьне онытмыйча, бәйрәмне лаеклы рәвештә каршы алу, дип ассызыклап узды.
Очрашу ахырында Алмас Нәзиров колледж коллективын республиканың урман хуҗалыгы өчен кадрлар чыганагы булган уку йортының матди-техник базасын ныгыту мәсьәләләренең министрлыкның йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышында каралачагы хакында ышандырды, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз