news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР урман хуҗалыгы министры «Лесдревмаш-2014» күргәзмәсендә катнаша

Ул анда доклад белән чыгыш ясаячак

 (Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”). ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре 20-23 октябрьдә Мәскәү шәһәрендә узачак «Лесдревмаш-2014» күргәзмәсендә катнаша. Күргәзмә «Экспоцентр» үзәк күргәзмәләр үзәгендә уздырыла.
Чара барышында пленар утырышлар, “түгәрәк” өстәлләр оештыру планлаштырыла. ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров исә “Заманча этапта урман хуҗалыгы үсешенең өстенлекле юнәлешләре” секциясендә доклад белән чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot