Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы Парклар һәм скверлар елына утырту материаллары белән тулысынча тәэмин ителгән
Агачларның төп һәм декоратив төрләренә гаризалар гомумиләштерелә
(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы республикада Парклар һәм скверлар елы үткәрүгә утырту материаллары белән тулысынча тәэмин ителгән.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы системасында стандарт утырту материаллары үстерү өчен бүгенге көндә 55 урман питомнигы эшли, быел аларда 70 миллион төптән артык утырту материалы үстерелгән, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Муниципаль органнарның республика шәһәрләре һәм торак пунктларын төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча планнарын тормышка ашыру өчен утырту материалы җитәрлек, дип саный урманнар утырту һәм үрчетү бүлеге белгечләре. Хәзерге вакытта агачларның төп һәм декоратив төрләренә гаризаларны гомумиләштерү үткәрелә.
Ведомство муниципаль берәмлек һәм шәһәр округларына киләсе елда паркларның яңаларын булдыру һәм булганнарын тәртипкә китерү өчен күпме утырту материаллары кирәклеген белешүгә сорап алу кәгазьләре җибәрелгән.
Искәртеп узабыз: ТР Президенты указы һәм ТР Хөкүмәте карары белән 2015 ел Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Расланган план нигезендә, киләсе елда төрле социаль һәм табигатьне саклау акцияләре, экология темасына конкурслар, шулай ук башка чаралар үткәреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз