news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Урман хуҗалыгы “Лесдревмаш-2014” XV халыкара күргәзмәсе дипломы белән бүләкләнде

Күргәзмә Мәскәүдә 20-23 октябрьдә узды

 (Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). ТР Урман хуҗалыгы “Лесдревмаш-2014” XV халыкара күргәзмәсе дипломы белән бүләкләнде. Европа, Америка, Азия бизнесының 400 дән артык вәкилен берләштергән күргәзмә 20-23 октябрьдә Мәскәүдә узды.
Министрлык белдергәнчә, Татарстан экспозициясендә урман хуҗалыгы комплексын үстерүнең төп юнәлешләре керде – урманнарны янгыннан саклау, республиканың урман ресурсларындагы ихтыяҗларын исәпкә алып урман үстерү, агачлар әзерләү һәм эшкәртү.
Беренче көнне ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы әзерләгән күргәзмә экспозициясен РФ табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской һәм Россия урман хуҗалыгы хезмәте җитәкчелеге карады.

news_right_1
news_right_2
news_bot