news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

ТР Туризм комитетында коронавируска бәйле вазгыять аркасында кайнар элемтә ачылды

Татарстан туристларының юллама сатып алуга бәйле барлык сорауларына җавап бирәчәкләр.

ТР Туризм комитетында коронавируска бәйле вазгыять аркасында кайнар элемтә ачылды
pixabay.com

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). ТР Туризм буенча дәүләт комитетында Covid-19 коронавирус инфекциясенә бәйле вазгыять аркасында авиаэлемтәне чикләү һәм кайбер илләргә сәфәр кылу тыелуга бәйле рәвештә кайнар элемтә ачылды. Бу хакта комитетның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан туристларының юллама сатып алуга бәйле барлык сорауларына җавап бирәчәкләр. Әлеге уңайдан Дәүләт комитеты белгечләреннән консультация алырга мөмкин.

Кайнар элемтә телефоны дүшәмбедән җомгага кадәр 9.00-18.00 сәгатьләрдә эшли: 8 (843) 222-90-31.

Моннан тыш, Туризм буенча федераль агентлык тарафыннан «Турпомощь» ассоциациясе белән берлектә оештырылган кайнар элемтә ачылды. 8 (499)678-12-03 телефоны – тәүлек әйләнәсе, 8-915-117-04-51 телефоны дүшәмбедән җомгага кадәр 10.00-19.00 сәгатьләрдә эшли.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100