Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
ТР туризм индустриясе белән Кытайның Сычуань провинциясе вәкилләре хезмәттәшлек итү турында килешү имзалады
Килешү нигезендә ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерү, шулай ук үзара туристлар агымын арттыру өлкәсендә хезмәттәшлек итү күзаллана
(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Кичә, Казанда, Кытай туризмы һәм Сычуань провинциясе туризмы форумы кысаларында, Татарстан туризм индустриясе белән Сычуань провинциясе туризмы идарәсе вәкилләре арасында хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланды. Бу хакта Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Килешүләр ТР Туристлык агентлары ассоциациясе, Казан Туристлык-мәгълүмат үзәге һәм Сычуань провинциясе туризмы идарәсе арасында имзаланды. Килешү нигезендә ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерү, шулай ук үзара туристлар агымын арттыру өлкәсендә хезмәттәшлек итү күзаллана.
“Безнең яктан хезмәттәшлек итү белән кызыксыну югары дәрәҗәдә, провинциядә ЮНЕСКО мираслары исемлегенә кертелгән 5 объект бар, әмма без элеккечә Сычуань провинциясенең туристлык мөмкинлекләре турында аз беләбез. Бездә дә Кытай туристларына күрсәтерлек истәлекле урыннар һәм мәдәният объектлары бар.
“Без Кытайны, туризмны үстерүнең өстенлек юнәлешләренең берсе буларак карыйбыз, мондый форумнар үткәрү, һичшиксез, ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерәчәк һәм туристлар агымын арттырачак”, - диде ул.
“Казан бай потенциаллы шәһәр. Ул безнең өчен яңа базар һәм без Россия туристлары белән кызыксынабыз. Шулай итеп, киләсе елда экскурсиячеләр курсларында рус телен өйрәнүче безнең студентларга белем бирергә планлаштырабыз. Шулай ук Мәскәүдән Чэндуга (провинция башкаласына) туры рейслар оештыру мәсьәләсе карала. Аннары дәвалау туризмы юнәлеше дә Россия туристларына кызыклы булачак , дип уйлыйм”, - дип белдерде Сычуань провинциясе туризмы идарәсе җитәкчесе.
Сычуань Хөкүмәте оештырган форум, Россиядә Сычуань мәдәнияте һәм туризмы атнасы кысаларында узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз