Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Россия туроператорлары белән республика потенциалы турында фикер алышты
Туроператорлар Кытай туристларын кабул итү белән шөгыльләнә
(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Кичә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Россиядә Кытай туристларын кабул итү белән шөгыльләнүче 13 эре туроператор белән очрашты. Очрашуда Кытай базары белән хезмәттәшлек итәргә әзер булган Татарстан туроператорлары катнашты.
“Бүген Россия өчен Кытай базары - иң өстенлекле туристлык юнәлешләренең берсе. Безнең бурыч – Россиягә Кытай туристлары елдан-ел күбрәк килсен өчен, аларга Россиядә ял итүне уңайлы һәм кызыклы итү. Безнең бурыч - көндәшлеккә сәләтле булу, Ауропа һәм Азия илләреннән артта калмау”, - дип билгеләп үтте сәламләү сүзендә Сергей Иванов.
Ул очрашу кысаларында Россия туроператорларына республиканың туристлык потенциалын тәкъдир итте һәм хезмәттәшләренә Татарстанның истәлекле урыннары турында белдерде.
Күп очракта, Кытай туристлары оештырылган төркем белән килә. Алар - 50 яшьтәге һәм аннан өлкәнрәк кешеләр. ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе сүзләренә караганда, беренче чиратта, төркемле сәфәрләр өчен туристлык продуктын булдыру мөһим. Бүгенге көндә Кытай туристларының Татарстанда тел белән бәйле проблемалары булмасын өчен, кытай телендә мәгълүмати продуктлар булдыру мәсьәләсендә урнаштыру чаралары, рестораннар, музейлар белән эш алып барыла. Моннан тыш, язга Татарстанда кытай телендә ирекле сөйләшә торган 15 экскурсия алып баручы әзерләнәчәк.
25 октябрьдә Россия һәм Татарстан туроператорлары арасында тагын бер очрашу узачак. Анда хезмәттәшлек итү юллары һәм Кытай туристларын кабул итү мәсьәләләре буенча фикер алышырга нитялиләр, дип хәбәр итә ТР Туризм буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз