Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе итеп Оксана Саргина билгеләнде
Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе итеп Оксана Саргина билгеләнде. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган традицион республика киңәшмәсендә игълан ителде.
Элегрәк Оксана Саргина «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директорының туризмны үстерү һәм рекреация буенча урынбасары урынын биләгән иде.
Бу вазифага килгәнче, Саргина башта, 2012 ел ахырыннан 2017 ел ахырына кадәр, «ТР туризмны үстерү үзәге» генераль директоры булып эшләгән, ә аннары Visit Tatarstan туристик брендын үстергән.
Туристлык ведомствосын 12 елдан артык җитәкләгән Сергей Иванов дәүләт комитеты рәисе вазифасыннан июль ахырында китте.
«Туризм.РФ» корпорациясе генераль директорының беренче урынбасары вазифасында Иванов «Казан марина» проекты, шулай ук туризмны үстерү буенча федераль проектларны гамәлгә ашыру белән шөгыльләнәчәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз