Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Тукай районы фермерлары техниканы язгы кыр эшләренә тулысынча әзерләгән
Авыл хуҗалыгы машиналарына запас частьлар алу өчен кредит алырга туры килгән
(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). ТР Тукай районы фермерлары техниканы язгы кыр эшләренә тулысынча әзерләгән. Авыл хуҗалыгы машиналарына запас частьлар алу өчен кредит алырга туры килгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Тукай районы Фермерлар һәм крестян хуҗалыклары ассоциациясе башлыгы Миңталип Миңнеханов белдерде.
Бүгенге кәндә кыш уртасы булуга карамастан, техника тулысынча эшкә яраклы. Фермерлар язга әзерләнүне дәвам итә. Быел ягулык-майлау материаллары белән һәрвакыттагыча дәүләт ярдәм итәчәк. Әмма авыл эшмәкәрләре минерал ашламаларның бер өлешен кредитка сатып ала, чөнки бу тауар язга кыйбатланырга мөмкин.
Ягулык-майлау материалларының бәясе бүген үк куркуга сала. Бер литр солярка бәясе 25 сум, узган ел шул ук вакытта аны 15-18 сумга сатып алырга мөмкин иде. Шулай итеп, язгы чәчү эшләре зур чыгымнар сораячак, дип саный фермерлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз