news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында кышкы чорда юлларны карап тотуга әзерлек буенча фикер алыштылар

Аерым алганда, техника паркы 100 процентка әзер

  (Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында видеоконференция режимында 2014-2015 елларда кышкы чорда юлларны карап тотуга әзерлек һәм муниципаль берәмлекләр белән үзара эшләү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә муниципаль бермәлекләр, подрядчы оешмалар җитәкчеләре, «Волго-Вятскуправтодор», «Главтатдортранс» оешмалары җитәкчеләре, ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе вәкилләре катнашты, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Аерым алганда, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин билгеләп үткәнчә, автомобиль юлларын карап тоту буенча чаралар планы расланган, юл һәм коммуналь оешмалар әзерлеген контрольдә тоту һәм тикшерү буенча комиссия оештырылган. Подрядчы оешмалар карамагында 1,3 меңгә якын махсус техника бар. Техника паркы 100 процентка әзер, 314 мең тонна ком-тоз катнашмасы әзерләнгән.

Республиканың автомобиль юлларында 30 метеостанция эшли, андагы мәгълүматны тармак сайтыннан карап була.

news_right_1
news_right_2
news_bot