news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына тагын бер урынбасар билгеләнде

Шул хакта ТР Премьер-министры указы бар

 (Казан, 8 июнь, “Татар-информ”). ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафинның тагын бер урынбасары булды - ул Тимур Әҗимов. ТР Хөкүмәтенең быел 4 июньдәге 377нче күрсәтмәсе белән шушы мәсьәлә хәл ителеп, ТР Пермьер-министры Илдар Халиков аны имзаланган, документ исә Хөкүмәт порталында урнаштырылган.

Әлеге министрлык структурасына кертелгән үзгәрешләр ТР Хөкүмәтенең шушы ук көнне имзаланган 376 нчы күрсәтмәсе нигезендә башкарылган.

Шул рәвешле, Тимур Әҗимов министр урынбасарларының 3 нчесе булды, калган 2 урынбасар – Андрей Егоров, Артем Чукин.

news_right_1
news_right_2
news_bot