Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының яңа урынбасары итеп Ранис Фәйзуллин билгеләнде
Ранис Фәйзуллин Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының яңа урынбасары булды. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында бу хакта мәгълүмат урнаштырылган.
Фәйзуллин моңа кадәр «Татавтодор» акционерлык җәмгыятендә төзелеш буенча техник директор урынбасары булып эшләгән.
Хәзер ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифовның янә өч урынбасары бар: беренче урынбасар Лилия Сафиуллина, шулай ук министр урынбасарлары Марат Хисаметдинов һәм Ранис Фәйзуллин.
Октябрь ахырында Артем Чукин һәм Айрат Садыйков транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасарлары вазифаларыннан киткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз