Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Төзелеш министрлыгы муниципалитет башлыкларына кышка әзерлекне контрольгә алырга кушты
Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин традицион республика киңәшмәсендә муниципалитетлар башлыкларына әле әзерлек паспорты алмаган объектларны җылыту сезонына әзерләүне контрольгә алырга кушты. Бу хакта төбәк җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республиканың барлык муниципаль берәмлекләре белән видео-конференц-элемтә режимында оештырылган киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Аның эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
«Билгеләнгән вакытка – 15 сентябрьгә – өч көн калуын исәпкә алып, муниципаль районнар башлыкларына калган объектларны әзерләүне шәхси контрольгә алырга һәм әзерлек паспортларын тулы күләмдә рәсмиләштерүне тәэмин итәргә кирәк», – дип ассызыклады ТР Төзелеш министрлыгы җитәкчесе.
Шул ук вакытта, докладчы мәгълүматлары буенча, дүрт юнәлеш буенча – социаль яклау, спорт, яшьләр сәясәте һәм мәдәнияте буенча – кышка әзерлек тулысынча төгәлләнгән. Әмма башка тармакларда эш дәвам итә.
Аерым алганда, торак фондында әзерлек паспортлары 95 процентка рәсмиләштерелгән. 34 муниципалитетта 885 йорт буенча эш дәвам итә. Котельныйларның әзерлеге 99 процент тәшкил итә. 24 объектта җылыту чорына әзерлек дәвам итә: аларның берсе Татарстан Республикасының Лениногорск районында, ә калган 23е Казан шәһәрендә урнашкан.
Кышка шулай ук 3127 мәгариф учреждениесе әзер һәм 1908 сәламәтлек саклау учреждениесе, дип ачыклык кертте Айзатуллин.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз