news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
ТР торак-коммуналь хуҗалык комплексын реформалау һәм яңарту программасына үзгәрешләр керә
Әлеге закон проекты гражданнарга сыйфатлы торак-коммуналь хезмәтләргә булган хокукын тормышка ашыруга ярдәм итү максатында эшләнгән
Скопировать ссылку
(Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР парламенты депутатлары сессиядә “2004-2010 елларга Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалык комплексын реформалаштыру һәм яңарту программасын раслау турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү турында” ТР законы проектын беренче укылышта кабул итте.
Әлеге закон проекты ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан, гражданнарга сыйфатлы торак-коммуналь хезмәтләргә булган хокукын тормышка ашыруга ярдәм итү һәм РФ Торак кодексы белән тәңгәлләштерү максатында эшләнгән. РФ Торак кодексындагы үзгәрешләр белән бәйле рәвештә республиканың гамәлдәге законына да кайбер төзәтмәләр кертелә.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Раузил Хаҗиев сүзләренчә, 2004-2010 елларга Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалык комплексын реформалаштыру һәм яңарту программасы булмаса, республикага федераль үзәктән капиталь ремонт өчен акча алу авыр булыр иде. Татарстан Россиянең башка төбәкләре арасында капиталь ремонт өчен зур күләмдә акча алучыларның берсе булып тора.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot