news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР ТКХын реформалаштыру фонды торак йортларны капиталь ремонтлауны 5 елда төгәлләргә тиеш
Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин Татарстанда торакны капиталь төзекләндерү перспективалары хакында сөйләде
Скопировать ссылку
(Казан, 24 май, «Татар-информ», Михаил Миронов). Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыру төбәк фондының сынау проекты федераль дәрәҗәдә хуплау тапкан очракта, Татарстанда торак йортларны капиталь ремонтлау 5 елда төгәлләнергә мөмкин. Бүген Казанда узган матбугат конференциясендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин әнә шулай дип белдерде.
М.Хөснуллин Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм күрсәтү федераль фонды булышлыгы белән ике ел дәвамында республикада торакны капиталь ремонтлау программасының гамәлгә ашырылуын югары бәяләде. Республика Фондтан 6,65 миллиард сум акча алган, Татарстанда ике ел эчендә торакны капиталь төзекләндерүгә барлыгы 15 миллиард сум акча сарыф ителгән. Әлеге акчаларга 4470 йорт ремонтланган.
Министрның сүзләренчә, Татарстанда Төп инвестиция-төзелеш идарәсе базасында торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыру төбәк фонды төзелгән. Барлык муниципаль районнарда казначылык счетлары ачылган, аларда республика, федераль һәм муниципаль акчалар туплана. Быелгы капиталь ремонт программасы Мәскәүгә тикшерүгә җибәрелгән инде, 2010 елда республика федераль үзәктән йортларны капиталь төзекләндерү максатына 2,4 миллиард сум акча алачак. Аның бер миллиардка якыны Татарстанга моношәһәрләр – Кама Аланы һәм Чаллыга ярдәм күрсәтү кысаларында бүленгән. Капиталь ремонтка республика бюджетында тагын 2,4 миллиард сум акча каралган.
Министр хәбәр иткәнчә, 2010 ел программасына 3879 йорт керәчәк, аларның 1099 ында капиталь ремонт ясау күздә тотыла. Калганнарында исәпләү приборлары урнаштырылачак. Быел Татарстанда барлыгы 7390 комплекслы гомумйорт исәпләү приборы куелачак.
“Бездә капиталь ремонтка күзәтчелек итүдә яхшы система булдырылды, подрядчылар да әйбәт эшли. Бу да уңай күренеш”, - дип саный министр.
“Безгә төбәк фондының эшләп китүе бик тә мөһим һәм без үзебезнең алга биш ел эчендә республикада йортларга капиталь ремонт үткәрүне төгәлләү һәм планлы нигездә даими ремонт эшләрен башлау бурычын куябыз”, - дип белдерде Марат Хөснуллин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2