Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
ТР территориясендә милли спорт төрләрен үстерүгә йөз тоткан закон проекты беренче укылышта кабул ителде
Закон проекты нигезендә спорт дәрәҗәләре, спорт разрядлары, спорт судьяларына квалификация категорияләре бирүгә кагыла торган үзгәрешләр кертелә
(Казан, 30 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). "Физик тәрбия һәм спорт турында"гы Татарстан Республикасы Законының 14 һәм 16 нчы маддәләренә үзгәрешләр кертү хакында" ТР Законы проекты белән Татарстан Республикасы территориясендә милли спорт төрләрен үстерү каралган. Бүген бишенче чакырылыш Дәүләт Советының өченче утырышында депутатлар Закон проектын хуплап, аны беренче укылышта кабул итте.
ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов билгеләп узганча, аерым алганда, теге яки бу бөтенроссия спорт федерациясе тарафыннан үстерелә торган милли спорт төрләре буенча спорт дәрәҗәләре, спорт разрядлары, спорт судьяларына квалификация категорияләре бирүгә кагыла торган үзгәрешләр кертелә. Әлеге спорт дәрәҗәләрен, спорт разрядларын һәм категорияләр бирү федераль законнар нигезендә гамәлгә ашырыла.
Шулай ук, Закон проекты нигезендә, ТР башкарма хакимиятенең физик тәрбия һәм спорт өлкәсендәге махсус вәкаләтле органы тарафыннан билгеләнгән тәртиптә әзерләнә торган Милли спорт төрләре кагыйдәләренннән тиешле бөтенроссия спорт федерациясе үстерә торган милли спорт төрләре төшереп калдырыла.
ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты әгъзасы Ольга Павлова закон проектына 12 нче ноябрьгә кадәр төзәтмәләр кертү мөмкин булуын һәм аның 26 нчы ноябрьгә кадәр эшләп бетерелергә тиешлеген әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз