news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Текстиль һәм җиңел сәнәгать эшмәкәрләре съезды агымдагы елның 20 ноябрендә узачак

Берлек агымдагы елның августында төзелгән иде

(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”). 2009 елның гыйнвар-сентябрь айларында Татарстанда сәнәгатьтә җитештерү күләме 610,96 млрд. сум тирәсе тәшкил иткән. Бу чорда сәнәгатьтә җитештерү индексы 87,4 процент булган. Эшкәртү тармагында югары җитештерү индексларын нефть продуктлары җитештерү (103,3 процент), химия производствосы (104,5 процент), туклану продуктлары җитештерү (104,1 процент), текстиль һәм тегү производствосы (93,8 процент) биргән. Узган 9 айда плащлар тегү -10 процентка, баш киемнәре производствосы якынча 23 процентка арткан. Ә тукыма булмаган материаллар җмитештерү 2,6 тапкырга үскән. 9 ай нәтиҗәләре буенча, текстиль һәм тегү производствосында уртача хезмәт хакы 11 мең 511 сум тәшкил итә. Бу, узган елгы дәрәҗәдән, 17,2 процентка югарырак. Шул ук вакытта сәнәгатьтәге уртача хезмәт хакыннан 29 процентка кимрәк. Күн эшләнмәләр һәм аяк киемнәре җитештерү тармагында уртача хезмәт хакы 9 мең сумнан артыграк кына. Аның күләме узган елгыдан 6,2 процентка кимрәк. Ә сәнәгатьтәге уртача хезмәт хакы белән чагыштырганда, 43 процентка түбән.

Әлеге мәгълүматлар ТР Текстиль һәм җиңел сәнәгать эшмәкәрләре берлегенең гомуми җыелышында яңгырады. Анда берлеккә яңа әгъзалар кабул ителеп, тармак предприятиеләренең узган 9 айдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды, дип хәбәр итә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәте. Шулай ук Текстиль һәм җиңел сәнәгать эшмәкәрләре съездына әзерлек мәсьәләләре каралган. Җыелышта Текстиль һәм җиңел сәнәгать эшмәкәрләре корылтаен агымдагы елның 20 ноябрендә –“Көзге мода һәм стиль” атналыгы дигән 19 нчы күргәзмә кысаларында уздыру хакында килешгән.

ТР Текстиль һәм җиңел сәнәгать эшмәкәрләре берлеге агымдагы елның августында төзелгән иде. Бүген берлек составына “Мелита”, “Стиль”, “Спартак”, “Швейник” предприятиеләре, Кумара киез итек комбинаты, Кукмара тегү һәм Әлмәт оек фабрикалары керә. Берлекнең төп максаты – республикада бу тармакны күтәреп, аның үсешенә ирешү.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100