Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика фондының эшчәнлегенә нәтиҗә чыгарылды
Былтыр төрле чыганаклардан ремонтлау-торгызу, төзелеш эшләренә барлыгы 1 млрд. 157 мең сум акча күчерелгән

Бүген Казан Кремленың тәкъдим итү корпусында ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев рәислегендә барган ТР Тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика фонды Попечительлек советы утырышында ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, ТР тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова фондның былтыр февральдан декабрь беткәнчегә кадәр вакыттагы эшчәнлеге буенча хисабында шундый мәгълүматлар китерде.
Т.Ларионова сүзләренчә, ремонт-реставрация эшләре һәм объектларның яңаларын төзү өчен инвесторлар сыйфатында зур сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрен җәлеп итеп, алар көче белән Зөядә 16 объект һәм Болгарда 3 тарихи объект реконструкцияләнә, тагын Зөядә туристлар кабул итү өчен автостанцияле елга вокзалы, Болгарда Болгар цивилизациясе музее функциясен дә башкарачак елга вокзалы, мәдрәсәле Болгар мәчете комплексы, Идел буе болгарларының 922 елда ислам динен дәүләт дине буларак кабул итүе хөрмәтенә Ислам мәдәнияте музее да булачак истәлек билгесе – зур бина, Икмәк музее комплексы төзелә.
Шулай ук Зөядә 10 фатирга исәпләнгән 3 торак йорт кулланылышка тапшырылган, Болгарда исә төзелә торган йортларга 13 гаилә күчерелгән. Зөя утрау-шәһәрендә элек беркайчан да булмаган инфраструктуралар һәм коммуникацияләр булдырыла һәм эшләр төгәлләнү ягында: газлаштыру, электр энергиясе һәм җылылык белән тәэмин ителеш, юллар, канализация һ.б., гомумән, зур ихтыяҗ булган шушы уңайлыклар булдыру эше Болгарда да төгәлләнү алдында, диде Т.Ларионова. Җыеп кына әйткәндә, былтыр төрле чыганаклардан ремонтлау-торгызу, төзелеш эшләренә барлыгы 1 млрд. 157 мең сум акча күчерелгән.

Утырышта сүз алган ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, быел яздан эшләр тагын да җанлануын исәпкә алып, Болгарда да, Зөядә дә хуҗалык эшләре өчен махсус мәйданчык таләп ителүе проблемасын күтәрде. Киңәш-табыш иткәннән соң, биналары да булган андый мәйданчык башта Зөядә, аннары Болгарда салып кую турында килешенде һәм М.Шәймиев моны хуплады. Шулай ук икесенә дә техник автопарк кирәклеге турында әйтелде, ләкин анысы этаплап башкарылыр дип килешенде, чөнки аңа 30-35 млн. сум тирәсе акча сорала.
(Фотосурәтләрдә: төзеләчәк Болгар мәчете комплексы һәм Зөя утрау-шәһәренең киләчәге макетлары).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз