news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты төзелде

Ул Тарифлар буенчы комитетның дәвамчысы булачак

(Казан, 22 апрель, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының унынчы утырышына чыгарылган мәсьәләләрнең берсе ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетын төзү белән бәйле иде. ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетын оештыру турындагы тәкъдимне парламентка ТР Президенты керткән. Бүген депутатлар алдында әлеге мәсьәлә буенча ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.
Билгеле булганча, моңарчы ТР Министрлар Кабинеты каршында ТР тарифлар буенча комитеты эшләп килде. Рөстәм Миңнеханов аңлатуынча, яңа структура гамәлдәге ТР Тарифлар буенча комитетын үзгәртеп кору нәтиҗәсендә төзелә. Шул сәбәпле аның статусы да үзгәрә. “Моннан 2 ел элек ТР Тарифлар буенча комитеты ТР Президенты Указы белән республикада дәүләт хакимиятенең башкарма органы буларак төзелгән иде. Махсус ведомство буларак ул тарифларны дәүләт көйләве буенча ТР карамагында булган вәкаләтләргә нигезләнеп электр энергетикасы, транспорт хезмәтләре, социаль, торак-коммуналь өлкә һ.б белән шөгыльләнде. Хәзер гамәлдәге законнар таләп иткәнчә, Тарифлар буенча комитет эшчәнлеге тармак характерында гына булып кала. Кулланучы һәм хезмәтләр белән тәэмин итүчеләрнең икътисади мәнфәгатъләрендә, тарифлар үсеше белән бәйле социаль киеренкелекне бетерү өчен баланска ирешү зарур. Бәяләр һәм тариф буенча республикада бердәм бәяләр сәясәтен гамәлгә ашыру буенча алда зур эш тора. Шуңа күрә ТР Тарифлар буенча комитеты ролен көчәйтергә кирәк”, дип саный Президент. Аңа Дәүләт комитеты статусын бирү комитетның тармакара функциясен арттырачак. Тарифлар буенча дәүләт комитеты ТР Тарифлар буенча комитетының туры варисы булачак һәм бюджеттан финансланачак.
Президент депутатларны бу тәкъдимне хупларга чакырды. Парламент бу мәсьәләне кичә парламент комитетларында караган иде. Комитетлар фикерен утырышта Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Валентина Липужина җиткерде. Депутатлар Дәүләт комитеты оештыру турындагы тәкъдимне хуплады.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100