ТР таможнясы башлыгы урынбасары билгеләнде
Россия таможня хезмәте боерыгы белән бу вазыйфага Сергей Кремезной билгеләнде
(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Россия таможня хезмәте боерыгы белән Татарстан таможнясы башлыгы урынбасары вазыйфасына Сергей Кремезной билгеләнде.
Сергей Кремезной 1970 елның 8 июлендә Казанда туган.1992 елда М.Н.Чистяков исемендәге Казан югары хәрби команда-инженерлык училищесын тәмамлаган. Россия таможня академиясенең хокук саклау эшчәнлеге институтында яңадан хәзерлек узган. Таможня органнарында 2008 елның декабреннән бирле эшли, бу вакытта хезмәт баскычында контрабанданың аеруча куркыныч төрләренә каршы көрәш бүлеге тулы вәкаләтле вәкиленнән алып Татарстан таможнясының оператив-аналитика бүлеге башлыгына кадәр күтәрелгән.
Таможня хезмәте майоры исеменә ия.
Өйләнгән, өч баласы бар, дип хәбәр итә Татарстан таможнясы матбугат хезмәте.