news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР таможнясы апрельдә федераль бюджетка 1,5 млрд сумнан артык акча юнәлдергән

Татарстан таможнясы ел башыннан алып барлыгы 4 айда дәүләт казнасына 7 млрд 224 млн 378 мең акча күчергән

 (Казан, 8 май, «Татар-информ»). ТР таможнясы агымдагы елның апрелендә федераль бюджетка 1 млрд 543 млн 756 мең сум акча күчергән, дип хәбәр ителә таможня сайтында.
Аның 1 млн 138 мең сумын читкә чыгару пошлинасы тәшкил иткән, чит илдән кертү түләүләре - 1 млрд 527 млн 313 мең сум, таможня җыемнары - 13 млн 529 мең сум.
Татарстан таможнясы ел башыннан алып барлыгы 4 айда дәүләт казнасына 7 млрд 224 млн 378 мең акча күчергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot