Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР таможня хезмәткәрләре тарафыннан салынган штрафлар суммасы 2 миллиард сумнан арткан
Таможня хезмәткәрләре товарларны тикшерү белән генә шөгыльләнми, ди бу мәсьәләдә республика таможнясы башлыгының беренче урынбасары Максим Чмора
(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Узган ел Татарстан таможня хезмәткәрләре 1180 административ хокук бозу очрагын теркәгән. Әлеге эшләр буенча 2 миллиард сумнан артык штраф салынган. Хокук бозуларның күп өлеше салкын корал, алкоголь продукциясе, кием-салым кертү белән бәйле.
Шулай ук, таможня хезмәткәрләре тарафыннан 11 җинаять эше дә кузгатылган. Алар арасында таможня аша утлы корал белән законсыз кичеп чыгу, наркотик һәм психотроп матдәләр чыгару, акчаларны кире кайтармау һәм таможня хезмәте өчен түләмәү кебек гамәлләр бар.
Наркотик һәм психотроп матдәләрне чик аша кертүнең 3 очрагы буенча җинаять эше кузгатылган. Йолып алынган наркотик матдәләрнең күләме — 952 граммнан артып китә. Таможня хезмәткәрләре ярдәме белән, хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан шулай ук, 998,89 грамм наркотик матдәләр йолып алынган. Ике хокук бозучы 10 ар, ә берсен исә 5 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән.
Агулы, көчле тәэсир итүче, шартлаткыч, радиоактив матдәләр, утлы корал һ.б. төрле корал яки хәрби техниканы чик аша законсыз рәвештә уздыру нияте белән, хокук бозу очраклары буенча 4 җинаять эше кузгатылган. Ике очракта штык-пычак һәм “Кольт” револьверын законсыз рәвештә чик аша уздыру, ике очракта исә көчле тәэсир итә торган матдәләрне законсыз уздыру буенча җинаять җаваплылыгына тартылган.
Таможня хезмәте өчен түләмәү очраклары буенча 2 җинаять эше кузгатылган. Барлыгы — 8, 3 миллион сум таможня түләвеннән качарга тырышулары ачыкланган.
Чит ил валютасын яки РФ валютасын, тиешле документларны рәсмиләштермичә, чик аша чыгаруның 1 очрагы буенча җинаять эше кузгатылган. Кайтарылмаган акчаларның күләме 248, 4 мең евроны тәшкил итә.
Бүген “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан таможнясы җитәкчесенең беренче урынбасары Максим Чмора хәбәр иткәнчә, таможнядан узган товарларның 1,4 процентына гына тулысынча тикшерү үткәрелгән. “Бу — вакытны һәм чыгымнарны экономияләү максатыннан эшләнелә. Таможня хезмәткәрләрен товарларны тикшереп, карап утыру белән генә шөгыльләнә дип уйламасыннар”, - диде ул журналистлар белән очрашуда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз