Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы гаммәви мәгълүмат чаралары арасында конкурс игълан итә
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы гаммәви мәгълүмат чаралары арасында конкурс игълан итә
(Казан, 5 март, “Татар-информ”). ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы ТР торак-коммуналь комплексындагы реформаның барышын яктырту буенча гаммәви мәгълүмат чаралары арасында конкурс үткәрү турында игълан итә. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, конкурсның максаты – ТР торак-коммуналь комплексын яңарту һәм реформалаштыру барышын яктырту, тармак үсешендәге уңай тенденцияләргә игътибарны җәлеп итү.
Конкурста аерым бер автор, авторлар коллективы да, шулай ук төбәк, республика матбугат басмалары һәм электрон гаммәви мәгълүмат чаралары, радио, телевидение, мәгълүмат агентлыклары редакцияләре катнаша ала. Бәйгегә 2006 елның 1 ноябреннән 2007 елның 10 мартына кадәр матбугатта дөнья күргән яки эфирга чыккан материаллар кабул ителә.
Конкурс “ТР торак-коммуналь хуҗалыгын яңарту һәм реформалаштыру барышын яктыртучы иң яхшы республика басмасы”, “ТР торак-коммуналь хуҗалыгын яңарту һәм реформалаштыру барышын яктыртучы иң яхшы муниципаль басма”, “Иң яхшы теле-, радиокомпания, мәгълүмат агентлыгы”, “Милекченең дөньяга карашын формалаштыру һәм торак фондын карап-тәртиптә тоту, үз подъездыңа, ишегалдына, урамга сакчыл мөнәсәбәт булдыруда гражданнарның җаваплылыгын арттыру буенча иң яхшы материал”, “Торак-коммуналь хуҗалык тармагына инвестицияләр җәлеп итү турында иң яхшы материал”, “Торак-коммуналь хуҗалыгының иң алдынгы оешмалары һәм хезмәткәрләре турында иң яхшы материал”, “Торак-коммуналь хуҗалыгында энергия саклау проблемаларын иң яхшы яктырту”, “Торак милекчеләре ширкәте, идарә итүче компанияләр эшчәнлеге хакында иң яхшы материал”, “Иң яхшы тәнкыйть материалы”, “Торак коммуналь хуҗалыгында конкрет мисал үрнәгендә проблемаларны ачу буенча иң яхшы материал” дигән номинацияләр буенча узачак.
Конкурска җибәрелгән материалларны бәяләгәндә сайланган теманың актуальлеге, авторның гражданлык позициясе, материалның тәрбияви иҗтимагый кыйммәте, материалны бирүдә яңача якын килү, формасының үзенчәлеге, конкурс эшләренең эстетик ягы исәпкә алына. Конкурс материалларын ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтенә тәкъдим итәргә кирәк. Белешмәләр өчен телефон: (843) 231-14-51.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз