news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры муниципаль берәмлекләрдә бина фасадларын яктырту әһәмиятенә басым ясады

Министр әйтүенчә, бина фасадларын яктырту бинага кабатланмас тышкы кыяфәт бирә, кимчелекләрен яшерергә, стиль үзенчәлекләрен ассызыкларга мөмкинлек би

(Казан, 12 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның муниципаль берәмлекләре Башкарма комитетлары мәгълүматлары буенча, 43 районның 18ендә бина фасадлары яктыртылмаган. 27 муниципаль берәмлектә биналарның бер өлеше генә тышкы яктан яктырткычлар белән җиһазландырылган. Бу хакта бүген ТР Муниципаль берәмлекләр советы президиумы утырышында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин билгеләп узды.

Утырышта ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР юстиция министры Лариса Глухова, ТР Президент Аппараты җитәкчесе урынбасары, территорияләр белән эш идарәсе башлыгы Илнур Гарипов, ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе, Бөтенроссия җирле үзидарә советының Татарстан төбәк бүлеге рәисе Альберт Хәбибуллин, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров һәм башкалар катнашты.

Минсәгыйть Шакиров биналарны яктырту мәсьәләсе киңәшмәләрдә инде берничә мәртәбә күтәрелгәнен шәрехләп үтте.

“Теләсә нинди торак пункт, аеруча шәһәр, ясалма яктыртуга мохтаҗ. Ясалма яктырту дигәндә, урамнарны яктырту гына түгел, биналарны архитектур-сәнгати яктырту да күздә тотыла. Ул бинага кабатланмас тышкы кыяфәт бирә, кимчелекләрен яшерергә, стиль үзенчәлекләрен ассызыкларга мөмкинлек бирә”, - дип белдерде Ирек Фәйзуллин утырышта ясаган чыгышында. Докладтан аңлашылганча, Әтнә, Баулы, Буа, Югары Ослан, Зәй, Кама Тамагы, Кайбыч, Мамадыш, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Спас, Тукай, Ютазы, Менделеевск кебек районнарда биналарны яктырту мәсьәләсенә игътибар шактый сүлпән.

Министр әйтүенчә, 55 оешмадан 362 бина буенча мәгълүмат алынган. 99 бина буенча фасадларны яктырту мәсьәләсендә проект һәм архитектура карарлары үтәлеше билгеле. 263 бина буенча бина фасадларының яктыртылмаганлыгы турында мәгълүмат килеп ирешкән. “Архитектур-сәнгати яктыртылышны шәрехләүче нинди дә булса республика яки федераль норматив-хокукый актлар юк, әлеге таләпләр торак пунтларны төзекләндерү кагыйдәләрендә булырга мөмкин. Торак пунктларның тышкы кыяфәтен яхшырту максатыннан, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы муниципаль берәмлекләргә торак пунктларны төзекләндерү кагыйдәләренә үзәк урамнарда урнашкан бина фасадларын яктырту буенча таләпләрне дә өстәргә тәкъдим итә”, - дип белдерде Ирек Фәйзуллин.

Бина фасадларын яктырту юнәлешендә эшләгәндә, министр кайбер нечкәлекләрне исәпкә алырга киңәш итте. Әгәр дә объект аерым тора икән, барлык фасадларны яктырту зарур. Күрше биналарга якын урнашкан очракта, урам якка карый торган фасадны гына яктыртырга була. Бинага керү юлын да яктырту кирәк. Яктырткычлар узып баручыларга һәм эчтә эшләүчеләргә комачауларга, яки күзне чагылдырырга тиеш түгел. Ирек Фәйзуллин шулай ук энергия куллану ягыннан нәтиҗәле җиһазлардан файдаланырга киңәш итте.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100