news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының яңа башлыгы коллективка тәкъдим ителде

Чара республика министрлыгы бинасында узды.

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының яңа башлыгы коллективка тәкъдим ителде
tatarstan.ru

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин ведомство коллективына Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының яңа башлыгын тәкъдим итте. Бу хакта республика Хөкүмәте порталында хәбәр ителә.

Песошин Россия Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин боерыгы белән Ирек Фәйзуллинның РФ төзелеш һәм ТКХ министрының беренче урынбасары итеп билгеләнүен искәртте.

ТР Премьер-министры Ирек Фәйзуллинга яңа вазифасында уңышлар һәм нәтиҗәле эшләвен теләде. Фәйзуллин, үз чиратында, чарада катнашучыларның барысына да уртак эшчәнлек өчен рәхмәт белдерде.

«Һәр кешенең бер урында эшләүдә үз чоры була, минем чор тәмамланды, - диде Татарстанның элеккеге төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры. - Яңа министрга уңышлар һәм эшнең конкрет, төгәл оештырылуын теләп калам».

ТР Премьер-министры Татарстан Президентының 2020 елның 25 гыйнварында дөнья күргән Указы белән таныштырды. Аның нигезендә Фәрит Хәнифов ТР архитектура, төзелеш һәм ТКХ министры итеп билгеләнә. Хөкүмәт башлыгы Фәрит Хәнифовнең ТР Архитектура, төзелеш һәм ТКХ министрлыгы структурасында эшләү тәҗрибәсе булуын искәртте, шунлыктан аны барысы да белә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100