Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
ТР төзәтү учреждениеләрендә Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үттеләр
Бүген республиканың төзәтү учреждениеләрендә 400 якын кеше пенсия яшендә
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Бүген республиканың төзәтү учреждениеләрендә 10,5 меңгә якын тоткын бар, аларның 400 чамасы пенсия яшендә. Бүген Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан алар өчен бәйрәм чарасы һәм чәй табыны әзерләнде.
Казанның икенче төзәтү колониясендә пенсия яшендәге 42 тоткын бар. Бу көнне алар белән Казанның Идел буе районы Пенсия фонды вәкилләре очрашты. Белгечләр пенсия белән тәэмин итү буенча агымдагы елның 1 гыйнварында кертелгән һәм 2015 елның 1 гыйнварында булачак үзгәрешләр турында сөйләделәр.
Чара үзешчән сәнгать концерты белән тәмамланды. Җирле талантлар рус һәм татар телләрендә популяр җырлар башкарды һәм шигырьләр сөйләделәр, дип хәбәр итә РФ Җәзаларны үтәтү буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз