news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“ТР Төзүчеләре бердәмлеге” төбәк партнерлыгы әгъзалары ел ахырына 2 меңгә җитәргә мөмкин

Шулай да һәр теләк белдерүче аңа кабул ителә дигән сүз түгел

(Казан, 17 март, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Төзелештәге казанышлары өчен” тармак орденына лаек булды. Күп еллардан бирле республикада масштаблы төзелеш эшләренең башында торучы Хөкүмәт рәисенә бу бүләкне бүген “ТР Төзүчеләре бердәмлеге” төбәк партнерлыгының еллык җыелышында аның президенты Рим Халитов тапшырды. “ТР Төзүчеләре бердәмлеге” төбәк партнерлыгының ел йомгакларына багышланган беренче гомуми җыелышы “Корстон”да узды. Аның эшендә ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин, Сәүдә-сәнәгать палатасы идарә рәисе Шамил Агеев, дәүләт органнары, вузлар, иминият компанияләре һәм банк учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.
Билгеле булганча, агымдагы елның 1 гыйнварыннан илнең төзелеш тармагына сизелерлек үзгәрешләр кертелде. Беренчедән, төзелешкә элек бирелгән лицензияләр ел башыннан гамәлдән чыгарылды. Икенчедән, тармак үз-үзен көйләүче системага күчте. Ягъни моннан соң төзелеш оешмалары бу төр эшчәнлекне бары үз-үзен көйләүче оешма (СРО) әгъзасы булганда гына алып бара ала. Хәзер үз-үзен көйләүче оешмалар кайсы төзелеш оешмасына нинди төр эшчәнлекне йөкләүне үзе хәл итәчәк. Бүгенге җыенда “ТР Төзүчеләре бердәмлеге” төбәк партнерлыгы президенты Рим Халитов белдергәнчә, төзелеш оешмаларын СРО лар составына берләштерү, бер яктан, бер көнлек фирмалардан арынырга ярдәм итә, икенчедән, төзелеш сыйфатын яхшыртуга, кулланучылар алдында оешмаларның җаваплылыгын күтәрергә ярдәм итә.
“ТР Төзүчеләре бердәмлеге” төбәк партнерлыгы бүген Татарстанда төзелеш өлкәсендә үз-үзен көйләүче эре оешма санала. Ул 2009 елның җәендә Россиядә беренчеләрдән булып теркәлү узган иде. Рим Халитов белдергәнчә, бу оешма төзелеш, реконструкция, капиталь ремонт эшләре белән шөгыльләнүче эре һәм кече предприятиеләр парнерлыгына нигезләнә. Бүгенге көндә анда 877 компания әгъза булып теркәлү узган һәм төзелеш эшләренә рөхсәт бирүче таныклык алган. “Көн саен безнең оешмага керергә теләк белдергән гаризалар алына. Бүген төзелеш эшләренә рөхсәт бирүче таныклык алырга теләгән 1441 гариза бар. Шуларның 1230 ы карауга алынды, 195 е яңадан эшләү өчен җибәрелде, 16 гариза кире кайтарылды”, -ди Рим Халитов. Аның сүзләренә караганда, бирелгән гаризаларны исәпкә алганда, инде бу ел ахырына “ТР Төзүчеләре бердәмлеге” төбәк партнерлыгы әгъзалары булган компанияләр саны 1500-2000 гә җитәргә мөмкин. Шулай да һәр теләк белдерүче аңа кабул ителә дигән сүз түгел. Компанияләр бик җентекләп тикшерелә. “Партнерлыкка әгъза итеп теләсә нинди оешманы алмыйбыз. Алар 4 этапта тикшерү аша узганда гына кабул ителә. Алга таба үз-үзен көйләүче оешма һәр әгъзасы өчен җаваплылык тота. Әгәр кемдер ялгыша икән , дисциплинар комиссия, контроль бүлеге үз сүзен әйтергә тиеш була”, -ди Рим Халитов.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин журналистлар белән әңгәмәдә белдерүенчә, СРО га кергәнче төзелеш оешмаларының сыйфат гарантиясе, эшли алу сәләте, нинди белгечләре булуы, тиешле күләмдә эшне башкара алу сәләте ныклап тикшерелергә тиеш. Марат Хөснуллин сүзләренә караганда, үз-үзен көйләүче оешма булдыруның максаты да республиканың төзелеш комплексын анализлап, сәләтне ачыклау. “СРО төзелгәнче, республикада төзелеш эшләренә гамәлдәге лицензиясе булган 4,5 мең оешма бар иде. СРО составына керүче оешмалар ел ахырына 2000 гә җитәргә мөмкин. Алар ялган, читтән кергән оешмалар түгел, барысы да үзебезнеке, ныклы тикшерү узган оешмалар. Инде бүген төбәк парнерлыгы составындагы оешмалар республикадагы төзелеш–монтаж эшләренең 80-90 процентка кадәрге өлешен башкара”, -ди министр.
Шулай да һәр яңалыктан үзенчә файдаланып калучылар монда да табылган. Марат Хөснуллин белдергәнчә, теге яки бу төзелеш эшләренә рөхсәт бирү белән сәүдә итүче төбәкара СРО лар барлыкка килә башлаган. Бу хакта ММЧ да аларның рекламалары, СРО ларга юл ачу турындагы плакатлары да күренә. “ Без алар белән җитди шөгыльләнәчәкбез. Хәзерге вакытта бу фактлар хокук саклау органнарына, технологик контрольгә тапшыру өчен җыела”, -ди министр. Аның белдерүенчә, законлы юл белән төзелгән үз-үзен көйләүче оешмалар эшчәнлеген стимуллаштыру чараларын күрү кирәк. Министр алга таба төзелеш тармагында бирелүче бүләкләрнең “ТР Төзүчеләре бердәмлеге” төбәк партнерлыгы белән килештереләчәген, СРО хезмәткәрләренең тендер комитетлары составына кертеләчәген җиткерде.
Бүгенге җыенда төбәк парнерлыгында әгъза булган кече һәм урта предприятиеләргә членлык взнослары күләмен киметү мәсьәләсе дә каралды. Шулай ук “ТР Төзүчеләре бердәмлеге” төбәк партнерлыгының яңа редакциядәге Уставы кабул ителде, яшерен тавыш бирү юлы белән партнерлык коллегиясенең составы, рәисе сайланды.



news_right_1
news_right_2
news_bot