news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Сынлы сәнгать музеенда “Рәссам. Курчаклар. Балалар” күргәзмәсе эшли

Күргәзмә кысаларында курчак таралышы-үсеше тарихы карала

 (Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”). ТР Дәүләт Сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясында кичә “Рәссам. Курчаклар. Балалар” күргәзмәсенең ачылды.

Экспозициядә балалар портретлары рәсемнәренең иҗади аңланышының төп этаплары чагылыш тапкан. Күргәзмә кысаларында курчак үсеше тарихы карала. Беренче курчаклар борынгы Мисыр вакытыннан бирле билгеле, ул вакытта алар уенчык буларак түгел, ә ритуалларда, бәйрәм тантаналарында, төрле сакраль вакыйгалар вакытында (аларны каберләргә салганнар яисә йола корбаны сыйфатында утка якканнар) кулланганнар. Борынгы Римда балчыктан ясалган 10-15 сантиметрдагы фигураларны мода күрсәтүдә файдаланганнар.

Барлык этапларны үз эченә алган күргәзмә Казанда киләсе елның 1 февраленә кадәр эшли, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot