news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Сынлы сәнгать музеенда «Хатын-кыз меценатлар, хәйриячеләр, коллекционерлар – О.С.Александрова-Гейнс, Н.М.Сапожникова» дигән күргәзмә ачыла

ТР Сынлы сәнгать музеенда «Хатын-кыз меценатлар, хәйриячеләр, коллекционерлар – О.С.Александрова-Гейнс, Н.М.Сапожникова» дигән күргәзмә ачыла

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Маһирә Миңнуллина). Иртәгә Татарстан Республикасы дәүләт Сынлы сәнгать музееның Күргәзмәләр залында «Хатын-кыз меценатлар, хәйриячеләр, коллекционерлар – О.С. Александрова-Гейнс, Н.М.Сапожникова» дип аталган күргәзмә ачыла. Музей күргәзмәне республикада игълан ителгән Хәйрия елына багышланган «Казанга мирас ителгән...» проект кысаларында музей фондларындагы экспонатлардан оештырган.

О.С.Александрова-Гейнс (1845-1927) - Казанның киңкүләм хәйриячелек белән шөгыльләнгән (дәвалау учреждениеләре, приютлар, гарипләр йортлары төзү, уку йортларын үз канатлары астына алу һ.б.) эре сәүдәгәрләре династиясе вәкилләреннән. О.С.Александрова-Гейнсның тормышы һәм эшчәнлегенең төп асылы – шәфкатьлелек һәм мохтаҗларга ярдәм күрсәтү булган. Ул шулай ук зур коллекционер буларак та билгеле. Аның сәнгать җыентыгы XIX гасырның танылган рус рәссамнарының (И.Е.Репин, И.И.Шишкин, К.Е.Маковский, К.А.Трутовский һ.б.) йөзләгән полотноларын һәм график эшләрен үз эченә алган. Шушы әсәрләрнең бер өлеше хәзер ТР Сынлы сәнгать музее оештырган әлеге күргәзмәне бизи. Экспозициянең фото-документаль өлеше шушы коллекцияләрнең һәм аларның хуҗасының 1917 елдан соңгы аянычлы язмышы турында сөйли.

Н.М.Сапожникова (1877-1944) – XX гасыр башлары Казан сынлы сәнгатенең талантлы рәссамнарыннан. Дөньякүләм танылган рәссам Н.И.Фешинның укучысы, якын дусты һәм иҗатташы. Н.М.Сапожникованың 1910-1920 елларда эшләп килгән сәнгать салоны Казанның шул замандагы барлык актив иҗат көчләрен бергә туплап яшәгән. Ул меценатлык эшләрен Н.И.Фешинга карата гына түгел, ә Казан сәнгать мәктәбе укучыларына карата да башкарган. Ул үзенең финансларын талантлы укучыларның укулары өчен һәм студентлар ашханәсен тотуга сарыф иткән. Н.М.Сапожникованың кечкенә генә булса да шәхси иҗат әсәрләре җыентыгы булган һәм, ни кызганыч, алар бүгенге көнгә кадәр сакланып кала алмаган, алар тик архив документларында гына искә алына. Күргәзмәдә картиналардан тыш, Сынлы сәнгать һәм Е.А.Боратынский музейларыннан алынган һәм Н.М.Сапожникованың бертуганының кызы В.В.Адоратскаяның комментарийлары белән бирелгән киңкүләм архив фото-документаль материаллар да куелган.

Күргәзмә рәссамның тууына 130 ел тулуга багышлана һәм ул бүгенге көнгә кадәр сакланып калган һәм аның иҗат портретын чагылдырган бердәнбер полотнасы белән ачыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot