news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Суд-медицина экспертизасы бюросының зона бүлекләре төзеләчәк

Бу үзгәрешләр матди-техник хәлне яхшыртырга, медицина тикшеренүләре уздыруның сыйфатын күтәрү һәм вакытын кыскартуга ярдәм итәргә тиеш

(Казан, 4 март, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Республика Суд-медицина экспертизасы бюросының шәһәр-районнардагы филиаллары һәм бүлекләрнең эшчәнлек алып бару өчен лицензияләренең гамәлдә булу вакыты быел сентябрьдә тәмамлана. Узган елны Чаллы филиалы һәм Әлмәт район бүлеге генә яңа лицензия алуга ирешкән. Быел бюроның калган барлык структуралары өчен лицензия алу бурычы куела. Тик кайбер район бүлекләренең матди-техник хәле начар булу аларны алга таба эшчәнлек алып барудан мәхрүм итәргә мөмкин. Бу хакта бүген Казанда узган фәнни-гамәли конференциядә ТР Суд-медицина экспертизасы бюросы җитәкчесе Наил Нигъматуллин сөйләде. ТР Суд-медицина экспертлары һәм криминалистларының хокук саклау, суд органнары катнашында узган республика конференциясендә суд-медицина экспертизасы өлкәсендәге проблемалар, әлеге хезмәтне үстерүнең төп юнәлешләре бәян ителде. Конференция ачылышында ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, ТР Прокуроры урынбасары Газинур Галимов, Росздравнадзорның ТР төбәк идарәсе җитәкчесе Рөстәм Сафиуллин, ТР Югары суды рәисе урынбасары Илгиз Гыйләҗев һ.б. катнашты.
Республика Суд-медицина экспертизасы бюросы бүгенге көндә үз эченә Чаллы филиалын (үз бүлекчәләре белән), 7 районара, 21 район бүлекләрен, бюроның Казанда урнашкан структур бүлекчәләрен берләштерә. Совет чорыннан ук килгән гадәт буенча, район җирләрендә суд-медицина экспертизасы бюросы бүлекләренең күбесе район үзәк хастаханәләре морглары каршында ачыла һәм алар тарафыннан карап тотыла. Узган гасырның 70-80 елларында төзелгән бу биналарда капиталь ремонт эшләре уздырылмаган. Шул сәбәпле, бүгенге көндә аларның шактые авария хәлендә. Наил Нигъмәтуллин белдергәнчә, хәзерге вакытта Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Камадагы хезмәтләр урнашкан биналар гына бюро балансында исәпләнә. Аның аңлатуынча, 2008 елдан башлап барлык районнардагы бүлекләрнең матди-техник базасын тәэмин итү республика суд-медицина бюросы бюджетыннан алып барыла башлаган. Башкарыла торган эшләр күләме, матди-техник базаның торышы буенча бүгенге көндә район, районара бүлекләрне төп 3 төркемгә бүлеп карап була. Наил Нигъмәтуллин аңлатуынча, беренче төркемгә суд-медицина экспертизасы бюросының эре шәһәрләрдә урнашкан бүлекләре керә. Аларда ел саен уртача 700 ләп мәеткә тикшерү үткәрелә. Бу бүлекләр республиканың база бүлекләре булып санала. Аларда лаборатория тикшеренүләре дә уздырыла. Икенче һәм өченче төркемнәргә елына 100-350 гә кадәр тикшерү уздыручы район бүлекләре керә. Суд-медицина экспертизасы бюросының район бүлекләрендә эш никадәр азрак булса, бинаның техник хәле шулкадәр начаррак. Мәсәлән, беренче ике төркемгә караган бүлекләрнең матди-техник хәле әйбәт булып, лицензия таләпләренә җавап бирсә, соңгы кечерәк бүлекләрдә хәл шактый мөшкел. Наил Нигъмәтуллин аңлатуынча, аларны матди-техник базаны яхшыртканда һәм социаль мәсьәләләрне кичекмәстән хәл иткәндә генә, район хакимияте башлыгы карары белән республика суд-медицина хезмәте структурасында саклап калып булачак. Проблемалар чишелмәсә, бу бүлекләр мөстәкыйль яшәүдән туктап, якындагы башка бүлекләргә берләштереләчәк. ТР Суд-медицина экспертизасы бюросы җитәкчесе шул ук вакытта Яшел Үзән, Алабуга, Чистайдагы база бүлекләренең лицензияләүгә әзер булмавына борчылу белдерде. Ә бит аңа әзерләнү өчен вакыт шактый булган. Соңгы тапкыр лицензияләү моннан 5 ел элек үк узган.
Бюроның бүлекләре саны узган ел инде болай да 4 кә кимегән. Аларны ябуга китергән сәбәпләр төрле. Мәсәлән, Баулы районындагы бүлек начар матди-техник хәлдә булуы һәм кадрлар җитмәү сәбәпле яшәүдән туктаган. Югары Ослан бүлегендә социаль мәсьәләр чишелмәгән, Лаеш бүлеге ябылуга җитәрлек күләмдә экспертизалар уздырылмау сәбәпче булган. Сарман бүлегенең ябылуына биредә уздырылучы экспертизаларның сыйфатына, аларны үткәрү вакыты бозылуга карата күп тапкыр дәгъвалар алыну этәргән. Наил Нигъмәтуллин аңлатуынча, матди-техник хәлне яхшырту, хезмәтне оптимальләштерү, медицина тикшеренүләре уздыруның сыйфатын күтәрү һәм вакытын кыскарту ихтыяҗы алга таба тармакны үзгәртүгә этәрә. Аның сүзләренә караганда, бүген республикада Суд-медицина экспертизасы бюросының зона бүлекләрен төзү ихтыяҗы килеп туган. Аларны Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Бөгелмә, Чистай, Алабуга, Нурлат, Буа, Кукмарада ачу ниятләнә. “Аларны җиһазлау, карап тоту, коммуналь түләүләрне башкару өчен финанслауны этаплап арттырырга кирәк булачак. Зона бүлекләре биналарын республика бюросы балансына бирү һәм алар базасында өстәмә лабораторияләр ачу нияте бар”, -ди Наил Нигъмәтуллин. Аның аңлатуынча, зона бүлекләре базасында патология-анатомик тикшеренүләр дә алып барып булачак.
Конференциядә чыгыш ясаган ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов белдергәнчә, бу фикер алышулар суд-медицина хезмәтенең якындагы 5-6 елга үсеш стартегиясен билгеләүгә ярдәм итәргә тиеш. Министр бу хезмәтнең үсеш юнәлешләрен һәм җаваплылыгын билгеләүче берничә федераль закон кабул ителү шартларында республикада озак вакытлы стратегия эшләү мөһим дип саный.
Кризис шартларында суд-медицина экспертизасы хезмәтенең роле тагын да арта. Шушындый катлаулы шартларда, кагыйдә буларак, эшсезлек һәм җинаятьчелек дәрәҗәсе арта. Россия Фәннәр академиясе галимнәре тикшеренүләре исбатлавынча, эшсезлек дәрәҗәсе 1 процентка арту, җинаятьчелекнең 7-8 процентка үсүенә китерә икән. ТР Суд-медицина экспертизасы бюросы җитәкчесе Наил Нигъматуллин шуны истә тотып, сәламәтлек саклау министрына әлеге хезмәтнең мөмкин булганча штат берәмлеген саклап калу гозерен җиткерде. Шулай ук быел бюро бүлекләренең лицензия алу мәсьәләсен чишүдә ярдәм сорады.

news_right_1
news_right_2
news_bot