news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Студентлар лигасы ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән килешү имзаларга җыена

Чара кысаларында республиканың төп яшьләр оешмасының әһәмиятле проектларын тәкъдир итү көтелә

 (Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). 8 нче февраль көнне ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм ТР Студентлар лигасы арасында тантаналы төстә килешү төзеләчәк. Бу хакта лиганың матбугат хезмәте хәбәр итә.
Искәртеп узабыз, 15 нче декабрь көнне ТР Премьер-министры Илдар Халиков йөзендә ТР Хөкүмәте, вуз ректорлары советы рәисе йөзендә ТР югары уку йортлары ректорлары советы һәм оешма президенты Тимур Сөләйманов йөзендә ТР Студентлар лигасы арасында өчьяклы килешү имзаланган иде. Бу вуз студентларының социаль гарантия һәм ташламаларын саклау, законлы хокукларн яклау өчен төп документ булып тора.
Хәзер Студентлар лигасы ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры белән очрашу инициативасы белән чыккан. Чара кысаларында республиканың төп яшьләр оешмасының әһәмиятле проектларын тәкъдир итү, шул истәптән, студентларны эш урыннары белән тәэмин итү максатын күзаллаган «Иң яхшы чыгарылыш студентлары» проекты белән таныштыру ниятләнә. Республика активистлары шулай ук үзләрен кызыксындырган сораулар белән министр Равил Зариповка мөрәҗәгать итә алачак.
Очрашу кысаларында министрлык һәм Студентлар лигасы арасында хезмәттәшлекне кәгазьдә рәсмиләштерү көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot