Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«ТР Студентлар лигасы» башлыгы: Яшьләр Путинны яңа срокка чыгаруга позитив карый
Россия вузларында белем алучылар дәүләттән саллы ярдәм тоя, шуңа күрә яшьләр Россия Президенты Владимир Путинның яңа срокка тәкъдим ителү карарына позитив карый. Бу хакта «Татар-информ»га «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр оешмасы президенты Шамил Якупов хәбәр итте.
Ул алдагы 2024 елгы сайлауда күп кенә студентлар беренче тапкыр тавыш бирәчәген, бу һәркем өчен мөһим вакыйга булуын искәртте.
«Президент сайлау – ил өчен һәрвакыт мөһим сорауларның берсе. Соңгы тапкыр ул 2018 елда узган. Ул чакта 12-13 яшьлек үсмерләр бүген инде 18-19 яшьлек студентлар, бу сайлау алар өчен беренчесе булачак. Бу илнең һәр гражданины өчен мөһим гамәлләрнең берсе, – ди ул. – «Татарстан студентлары лигасы»ның күп кенә программалары төбәк яки федераль әһәмияткә ия, һәм аларга дәүләттән җитди ярдәм күрсәтелә. Без РФ Президенты Владимир Путинның тәкъдим ителүенә позитив мөнәсәбәттә, без бик шат һәм ярдәм тоябыз».
Якупов стуентлар арасында торак программасына ихтыяҗ зур булуын билгеләп узды. Ел саен ташламалы ипотека буенча яшьләр сәясәте лидерлары саналган студентларга 49 фатир бүлеп бирелә. Моннан тыш, югары һәм махсус урта уку йортлары укучыларына транспорт өчен 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә ташламалы түләүләр, яшьләрнең стартапларына ярдәм йөзеннән «Твой ход» бөтенроссия проекты булдырылган.
«Мондый ярдәм чаралары һәм программалары күп. Мин үзем дә аспирант, күптән түгел дәүләт башлыгының фән белән шөгыльләнүче аспирантлар өчен 70 мең сум күләмендә стипендия билгеләү турында указы чыкты. Эшләүче һәм параллель рәвештә тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләнүче гади аспирант өчен бу шактый зур акчалар. Бу яңалыкны позитив кабул иттек», – диде Якупов.
- Президент сайлавында катнашачагы турында Владимир Путин Ватан Геройлары көненә багышланган тантанада игълан иткән.
- Россия Президентын сайлау өч көн дәвам итәчәк – 2024 елның 15 нче мартыннан 17 нче мартына кадәр. Җиңгән очракта бу Путин өчен бишенче Президент җитәкчелеге булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз