news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР стратегик үсеш юнәлешләре быел Россия-Сингапур бизнес-форумында презентацияләнәчәк

Беренче тапкыр буларак, Татарстан Республикасының аерым секциясе дә оештырылачак

(Казан, 2 июнь, “Татар-информ”).Татарстанның стратегик үсеш юнәлешләре, эре предприятиеләренең потенциалы быел сентябрь аенда узачак Россия-Сингапур бизнес-форумында презентацияләнәчәк. Россия-Сингапур форумы кысаларында, беренче тапкыр буларак, Татарстан Республикасының аерым секциясе дә оештырылачак. Ул “түгәрәк өстәл” утырышлары һәм күргәзмә-презентация форматында уйланылган.
Форумда Татарстан делегациясен Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкләр дип көтелә. ТР Икътисад министрлыгы әзерли торган презентациядә “Алабуга” МИЗ, IT- технологияләргә, нефть химиясе һәм автомобиль төзелешенә төп игътибар биреләчәк. “Түгәрәк өстәл” утырышында мәгълүмат технологияләре һәм автомобиль төзелеше өлкәләрендә Татарстан белән хезмәттәшлек мөмкинлекләре өйрәнеләчәк.
Сингапур делегациясенең шушы көннәрдә Татарстанга эш сәфәре барышында әлеге һәм ике арада хезмәттәшлеккә кагылышлы башка мәсьәләләр каралган. Делегация составында “Сингапурның халыкара предприятиеләре” компаниясе генераль директоры Чонг Лит Чеон, Россиядә халыкара сәүдәне үстерү буенча комитетның вәкиллекле үзәге директоры Джейзи Йип, бизнесны үстерү бүлеге менеджеры Сергей Самарец бар иде, дип хәбәр итә Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте.
Июнь аенда исә Сигапурда Дөнья шәһәрләренең ΙΙ саммиты –шәһәрләрнең тотрыклы үсеше һәм дәүләт идарәсе мәсьәләләренә багышланган халыкара конференция узачак.


news_right_1
news_right_2
news_bot