ТР спортчысы юниорлар арасында дөнья беренчелегендә трапта "бронза" яулаган
Шәхси зачетта Екатерина Субботина 13 нче урын алган
(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның стендка ату мәктәбендә шөгыльләнүче Екатерина Субботина Испаниянең Гранада шәһәрендә узган юниорлар арасында 2014 елгы дөнья беренчелегендә бронза медаль яулаган. Бу хакта "Татар-информ" МА га ТР Пуля белән һәм стендка ату федерациясе матбугат хезмәткәре Ольга Камардина хәбәр итте.
Юлия Туголукова һәм Зоя Хохлова белән Россия җыелмасы составындагы Татарстан спортчысы барлыгы 192 очко туплап, трап күнегүләрендә пьедесталның өченче баскычына күтәрелгән. Икенче урынны Кытай кызлары алса, команда турнирында 211 балл белән Италия юниорлар җыелмасы җиңү яулаган.
Юниорлар арасында гамәлдәге Ауропа чемпионы Екатерина Субботина шәхси зачетта 13 нче урынны алган.