news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
ТР спикеры В.Путинның җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте
Татарстанда гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү системалы һәм позитив төс алды, дип билгеләп үтте Ф.Мөхәммәтшин
Скопировать ссылку
(Чаллы, 18 февраль, «Татар-информ», Евгений Сироткин). Чаллыда Владимир Путин җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.
Моннан тыш, очрашуда Чаллы мэры Илдар Халиков һәм Чаллыдан ТР Дәүләт Советы депутатлары Светлана Захарова, Михаил Золотухин һ.б. бар иде.
“Бердәм Россия” партиясенең лидеры белән очрашуга беренче 44/17А йортның алданган өлешкә кереп йорт төзүчеләре Наилә Симонова һәм Тәскирә Хафизова килде. Йортны биш ел элек төзи башлаганнар, әмма әле дә файдалануга тапшырылмаган. Бу бинаны төзи башлаган фирма директоры бүгенге көндә сак астында. Аннары төзелеш фирмасын Курочкин дигән кеше җитәкләгән һәм төзелешкә бернинди катнашы булмаган Самара фирмаларының берсенә саткан.
Фәрит Мөхәммәтшин бу проблеманы шәхси контрольгә алырга вәгъдә итте.
Республиканың “бердәмроссиялеләр” лидеры һәм Чаллы мэры кабул итү бүлмәсенә икенче булып Луиза Хәлиуллина килде. Ул социаль ипотека программасы буенча торак алу белән кызыксына. Аның 4 баласы бар, малосемейкада алты кеше яшиләр. Луиза озак вакыт “КАМАЗ”да торакка 21 ел чират торган. Хәзерге вакытта “КАМАЗ”да социаль ипотека программасы эшләми, әмма бюджет сферасында эшләүчеләр барысы да ипотека буенча фатир алырга хокуклы. Хәлиулллиннар гаиләсе әгъзаларының берсе дә бюджет учреждениесендә эшләми. Шул сәбәпле, бу программа буенча торак ала алмыйлар, ә коммерцияле ипотека бик кыйммәткә төшә. Фәрит Мөхәммәтшин гаиләгә социаль ипотека буенча фатир алу мөмкинлеге бирү өчен бер кызларын эшкә урнаштырырга ярдәм итәргә вәгьдә итте.
Аннары очрашуга “Дети ДЦП” хәйрия фонды президенты Тәнзилә Егорова килде. Чаллыда сәламәтлекләре начар булган балалар өчен “Изумрудный город” клиникасын булдыру проекты старт алган иде. Бу проект кысаларында авыру балаларга һәм аларның әти-әниләренә зур ярдәм күрсәтелгән инде. Хәзерге вакытта проектка федераль бюджеттан акча кирәк, чөнки шәһәр һәм республика бюджеты булдыра алганча ярдәм күрсәтә, дип мөрәҗәгать итте Тәнзилә Егорова. Проектка 1 млрд. сум күләмендә ярдәм кирәк. Ф.Мөхәммәтшин бу мәсьәлә хәл ителәчәк, дип белдерде.
ТР парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Чаллы мэры Илдар Халиков гражданнарны кабул итүдән соң журналистларның сорауларына җавап бирде.
Татарстанда гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү системалы һәм позитив төс алды, дип билгеләп үтте Ф.Мөхәммәтшин. Чаллыда гражданнарны кабул итү буенча эшләр яхшы бара. Ул шулай ук гражданнарны кабул итү гамәлдәге республика законы буенча үткәрелә, ул бөтен дәрәҗәдәге җитәкчеләр дә гражданнарны кабул итәргә тиеш булудан гыйбарәт, дип искә төшереп үтте. “Без бу законны кабул иттек һәм ул эшли”, - дип ассызыклады ТР Дәүләт Советы спикеры.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2