news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Социаль иминият фондына күпләп түләмәүчеләр исемлеге игълан ителгән

9 ай нәтиҗәләре буенча исемлеккә 130 бурычлы кергән

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). РФ Социаль иминият фондыныд ТР буенча төбәк бүлеге сайтында Татарстанда вакытлыча эшкә яраксызлык, ана булуга бәйле һәм производствода бәхетсезлек очраклары һәм һөнәри авырулар буенча мәҗбүри социаль иминләштерү очракларына мәҗбүри страховка взнослары түләү буенча 100 меңнән артык бурычлары булганнарның исемлеге урнаштырылган.

9 ай нәтиҗәләре буенча исемлеккә 130 бурычлы кергән. Бу хакта фондның төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Алар арасында «Микрофинанслау үзәге» Идарәче компаниясе» ҖЧҖ,  «Строймаркет» ҖЧҖ,  «Сапсан-Моторс» ҖЧҖ, «Волгомост» ААҖ филиалы 3нче Күпер төзү отряды, «Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе 2нче төзәтү колониясе», «Теплоприбор» ЯАҖ, «Фон» ЯАҖ, «Алтын-авто» ҖЧҖ, «Вертолеты-МИ+» ҖЧҖ, «Татнефть» ААҖнең «Ямашнефть» нефть-газ табу идарәсе,  «Бөгелмә» аэропорты,  «Татфлот» ААҖ һәм «Ак Барс Питрәч» ААҖ бар.

Искәртеп узабыз, 2014 елның беренче ярты еллыгы нәтиҗәләре буенча исемлеккә 112 бурычлы кергән иде.    

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100