news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР ҮСК V чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын бердәм округ буенча теркәде

Рөстәм Миңнеханов һәм Рәшит Гафиятуллин баш тартканнан соң бушаган мандат Разия Садыйковага күчте

  (Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Камил Әсәдуллин). Бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясе республика сайлау округы буенча сайланган V чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын бердәм округ буенча теркәде.

 “Татарстан сайлаучысы үз фикерен белдерде. V чакырылыш ТР Дәүләт Советының яңа составы формалаштырылды. Безгә эшләрендә уңышлар гына телисе кала. Миңа калса, иң мөһиме – татарстанлылар, безнең сайлаучылар ышанычын аклау”, - дип белдерде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рисе Әгъзам Гобәйдуллин, утырышны ачып.

 ҮСК, кандидатларны теркәгәнче, кандидатлар Рөстәм Миңнеханов белән Рәшит Гафиятуллинның депутатлык мандатын алудан баш тартуы турындагы гаризасын канәгатьләндерде. Искәртеп узабыз, Миңнеханов депутатлык мандатыннан баш тартты һәм аның мандаты "Бердәм Россия”нең партия исемлегендәге 48 нче кандидат Рәшит Гафиятуллинга күчәргә тиеш иде. Утырышта ҮСК әгъзалары кабул иткән проект-карар нигезендә, буш мандат Разия Садыйковага күчте.

Бүген “Бердәм Россия”дән сайланган өч депутат – Юрий Камалтынов, Римма Ратникова һәм Ирина Баковага мандатлар тапшырылды. Калган депутатлар якын арада мандатларын алачак. Республика округы буенча парламентка “Бердәм Россия”дән депутатлыкка 47 кандидат һәм КПРФ партиясеннән 3 вәкил узды.

 Моннан тыш, бүген округ сайлау комиссияләрендә бер мандатлы округлар буенча сайланган депутатларга мандатлар тапшырыла.

 Гобәйдуллин сайлауларга нәтиҗә ясап, сайлауны оештыручыларга рәхмәт белдерде. “Алда безне зур һәм җаваплы бурычлар көтә, һәм без аларга әзер”, - диде комиссия рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100